news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта ике йорт янып беткән, бер ир-ат имгәнгән

Зыян күрүче авыр хәлдә хастаханәдә ята.

Балтачта ике йорт янып беткән, бер ир-ат имгәнгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә 16.22 сәгатьтә Балтачның 8 Март урамында ике йорт яну турында 101 номерына хәбәр итәләр.

Коткаручылар килгәндә 270 квадрат метр мәйданда янгын була.

Янгында 76 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аны Балтач районы хастаханәсенә илткәннәр, ул авыр хәлдә.

Янгынны 17.33 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100