Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Covid-19 авыруыннан сигезенче пациент вафат булды
Республикада тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән авыруның 80 яңа очрагы ачыкланды.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 авыруыннан үлүнең сигезенче очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Түбән Кама районында яшәүче 1941 елда туган кеше вафат булды», - диде ул.
Ир-ат 1 майдан башлап Түбән Кама районы хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә коронавирус инфекциясенең авыр формасыннан дәвалана. Аңарда ике яклы полисегментар пневмония була. 6 майдан ир-атны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар. Ир-ат хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм бронхиаль астма белән чирләгән.
Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусының 80 яңа очрагы расланган, барысы да элемтә юлы белән йоктырылган булуы билгеле. Зарарлану очракларының иң күбесе Казанда — авыру 61 кешедә расланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз