news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда йорт ишегалдында машина биш яшьлек кыз баланы бәрдергән

«Фольксваген»ның 29 яшьлек йөртүчесе, ишегалды аша узып барганда автомобиль каршына бала килеп чыккач, тиз генә туктый алмаган.

(Чаллы, 18 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда чит ил машинасы ишегалдында самокатта йөргән биш яшьлек кыз баланы бәрдергән. Бу хакта Чаллы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Узган ял көннәрендә Чулман проспектындагы 21нче йорт ишегалдында юл-транспорт һәлакәте булган. «Фольксваген»ның 29 яшьлек йөртүчесе, ишегалды аша узып барганда автомобиль каршына бала килеп чыккач, тиз генә туктый алмаган.

 Нәтиҗәдә җәрәхәтләр алган баланы хастаханәгә алып киткәннәр.  

news_right_1
news_right_2
news_bot