news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көймәләре агып китеп утрауда калган ике балыкчыны коткарганнар

Туңган ир-атларны җылы урынга алып кереп, кайнар чәй эчерткәннәр һәм Мамадыштагы пристаньга китергәннәр.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстанның Мамадыш районында Нократ елгасында ике балыкчыны коткардылар. Аларның көймәсен агым алып киткән һәм алар утрауда калган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татартан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 1.43 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерына Нократ елгасында, Яковка торак пункты янында ике балыкчының көймәсен су агымы алып киткән, ә ир-атлар утрауда калган дигән хәбәр килде. Аларның ярга чыга алмаулары билгеле булды», – диделәр министрлык матбугат хезмәтендә.

5нче зона янгын сүндерү- коткару отряды хезмәткәрләре ярдәмгә килгән. Алар утраудагы туңган ике ир-атны (28 һәм 27 яшь) табып кайнар чәй эчерткән. Балыкчыларны Мамадышта пристаньга алып килгәннәр. Көймәне балыкчылар туктаган урыннан өч чакрым ераклыкта тапканнар һәм шулай ук пристаньга илткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot