news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә бер ир-ат подвалга егылып төшкән һәм җитди тән җәрәхәтләре алган

Оча сөяге сынган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

Яшел Үзәндә бер ир-ат подвалга егылып төшкән һәм җитди тән җәрәхәтләре алган

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Кичә Яшел Үзән шәһәренең Рогачев урамында бер ир-ат торак йорт подвалына егылып төшкән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бу хакта 112 бердәм номерына шаһитлар хәбәр иткән. Ир-ат тимер баскычтан подвалга төшәргә уйлаган һәм аягы ычкынып китеп, җиргә барып төшкән. Шаһитлар әйтүенчә, ул аңын югалткан булган, аны өскә үзләре генә алып чыга алмаганнар, шунлыктан коткаручылар чакыртырга туры килгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-ат урам җыештыручы булып эшли.

Урынга килгән коткаручылар подвалга төшеп, бау һәм махсус җайланма ярдәмендә зыян күрүчене өскә алып чыккан. Оча сөяге сынган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100