Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән

17 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлгән пациентлар саны 446га җитте.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, коронавирустан 1944, 1962, 1971 елгы хатын-кызлар һәм 1953 елгы ир-ат дөнья куйган.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә министрлык хәбәрендә.

Шул рәвешле, 17 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлгән пациентлар саны 446га җитте.