Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Полицейскийлар төнлә Казанда исерек хәлдә рульгә утырган «ГАЗель» шоферын куган
Социаль челтәрләрдә шуның видеосы чыкты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Казанның Кол Гали һәм Сафиуллин урамнары чатында юл-патруль хезмәтенең алты патруль автомобиле «ГАЗель» машинасы белән куышкан. Социаль челтәрләрдә шуның видеосы чыкты. Ролик авторы сүзләренчә, әлеге хәл узган төндә булган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, полицейскийларның йөк автомобиле шоферын эзәрлекләвенең сәбәбе — йөртүченең исерек булуында.
«ГАЗель» шоферы рульгә исерек хәлдә утырган. Тиздән полиция хезмәткәрләре кагыйдә бозучыны тоткарлаган», — дип искәрттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз