news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда танылган театр рәссамы Азамат Гыйләҗев вафат

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 19 апрельдә 12.00 сәгатьтә Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе бинасы каршындагы мәйданда узачак.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган театр рәссамы Азамат Гыйләҗев вафат булган. Аңа 65 яшь иде.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Азамат Гыйләҗев төрле елларда республиканың әйдәп баручы театрларында – рус академия драма театрында, М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрында, Стәрлетамак башкорт театрында, Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында рәссам-куючы, баш рәссам булып эшләгән.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 19 апрельдә 12.00 сәгатьтә Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе бинасы каршындагы мәйданда узачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot