news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда бала үлеменнән соң сукбай этләр проблемасын махсус контрольгә алганнар

2020 елның 1 гыйнварыннан сукбай этләргә карата эвтаназия алымын куллануны тыя торган федераль закон гамәлдә.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан Хөкүмәте сукбай этләр бер балага (ул шунда ук үлгән) һөҗүм иткәннән соң хуҗасыз хайваннар проблемасын махсус контрольгә алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы республика белән идарә итү үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.

Фаҗига Учалы районының Сәфәр авылында шимбә иртәсендә булган. Дүрт яшьлек сабый урамда велосипедта йөргәндә аңа бер көтү хуҗасыз этләр ташланган. Бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, бу вакытта сабыйның әнисе йорт эшләре белән шөгыльләнгән. Республика тикшерү органнары әлеге уңайдан җинаять эше кузгаткан.

«Хокук саклау органнары тикшерү үткәрәчәк һәм әлеге вакыйгага бәя бирәчәк. Без дә вазгыятькә анализ ясап, тиешле нәтиҗәләр чыгарачакбыз, ә сукбай этләр проблемасын махсус контрольгә алачакбыз», - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Республика белән идарә итү үзәге мәгълүматлары буенча, Учалы районында сукбай хайваннарны аулау эше белән 5 апрельдән шәхси эшмәкәр Гарипов шөгыльләнә, ә аңа кадәр районда этләрне подрядчы белән килешү нигезендә тотканнар.

2020 елның 1 гыйнварыннан сукбай этләргә карата эвтаназия алымын куллануны тыя торган федераль закон гамәлдә. Аның нигезендә, сукбай хайваннарны стерильләштерү, карантинда тоту, чиплаштыру һәм кире иреккә җибәрү өчен ауларга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100