news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда укучы пычак белән укытучыга ташланган, сыйныфка ут төрткән

Паника башлангач, сыйныфка бензин сибеп, ут төрткән.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Башкортстанда Стәрлетамак шәһәрендә тугызынчы сыйныф укучысы 1нче мәктәпкә килеп кергән. Пычак белән кешеләрне яралаган, аннан сыйныфка ут төрткән. Бу турыда ufa1.ru хәбәр итте.

Агентлык хәбәре буенча, бу егет дәрескә кермәгән, коридорда утырып торган. Укытучы аны сыйныфка алып кергән. Шунда бу егет сыйныфташының кулын пычак белән яралаган. Аннан укытучыга ташланган.

Паника башлангач, сыйныфка бензин сибеп, ут төрткән.

Шуннан бу егет үзенә-үзе кул салырга тырышып караган.

Хәзерге вакытта укучылар эвакуацияләнгән. Урында табиблар, янгын сүндерүчеләр, полиция эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100