news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә поликлиникага пычак белән килгән әбине видеога төшергәннәр

Хатын-кыз поликлиникага талон алырга кергән.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген социаль челтәрләрдә кулына пычак тотып сырхауханәгә килгән әбине төшергән видео барлыкка килде.

«Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат секретаре Рания Сабирова бу хәлнең кичә Зәйдә булганлыгын әйтте. Өлкән яшьтәге ханым сырхауханә янында яши икән, бу пычак белән ул өй янында каткан бозларны ваткалаган, диелә хәбәрдә.

Аннары ул кулындагы пычагы белән поликлиникага талон алырга кергән. Хатын-кыз ул пычакны калдырырга оныткан яисә инде өенә кереп торасы килмәгәндер. Талон алгач, өенә кайтып киткән. Кичен инде ул табибка кабул итүгә пычаксыз гына килгән, диелгән хәбәрдә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100