news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык тотканда инсульт булгач, параличланган ир-атка коткаручылар ярдәм иткән

Гадәттән тыш хәл бүген иртән Идел елгасында Иске Аракчино торак пункты каршында булган.

Балык тотканда инсульт булгач, параличланган ир-атка коткаручылар ярдәм иткән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда балыкка баргач инсульт кичерү аркасында параличланган ир-атка коткаручылар ярдәм күрсәткән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген иртәнге сигезенчедә Идел елгасында Иске Аракчино торак пункты каршында бер балыкчының хәле начараю хакында хәбәр килгән. Ир-ат инсульт кичергән һәм аның гәүдәсенең уң ягы параличланган.

Урынга 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре барган. Ир-ат сөйләшерлек хәлдә булмаган, үзе белән документлар да алмаган.

Коткаручылар аңа беренче медицина ярдәме күрсәткән һәм чанага салып, ашыгыч ярдәм машинасына илткән. Табиблар балыкчыны 7нче шәһәр хастаханәсенә озаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot