Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Эчке эшләр министрлыгы: Коронавирус аркасында бәяләр артса, кибетләрне тикшерәбез
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында республика халкына азык-төлек кытлыгы турында борчылмаска киңәш иттеләр.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Эчке эшләр министрлыгында, азык-төлеккә бәяләрне арттырганда, кибетләрне тикшерәчәкләр, дип хәбәр иттеләр. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин хәбәр итте.
Полицейскийлар республика халкына коронавирус аркасында азык-төлек кытлыгы турында борчылмаска киңәш итте — соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә пәйда булган фото һәм видеоларда Казан халкының кибет һәм сәүдә үзәкләрендә күпләп азык-төлек сатып алганы күренә.
«Әлбәттә, ажиотаж бар. Халык азык-төлек запасы туплый. Чынлыкта, бездә азык-төлек җитәрлек. Вәзгыять Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә тора», — диде Сафиуллин.
Ул Татарстан кибетләрендә азык-төлеккә бәяләр күтәрелү күзәтелми, дип өстәде.
Әгәр мондый фактлар күзәтелсә, без игътибар итәчәкбез һәм тикшерү үткәрәчәкбез», — дип өстәде Сафиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз