news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан дүрт кеше үлгән

Пандемия башланганнан алып «коронавирус диагнозы» 87 850 тапкыр куелган.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан дүрт кеше үлгән.

«Шулай итеп, 1936 елда туган ир-ат һәм 1941, 1943, 1952 елларда туган өч хатын-кыз ковид корбаны булган», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада ковид йоктыруның 3600 очрагы ачыкланган. Ә пандемия башланганнан алып «коронавирус диагнозы» 87 850 тапкыр куелган.

Татарстанда 2 446 602 кеше (узган тәүлектә — 3528) вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 907 542 кеше прививканың ике дозасын да алган. 229 500 кеше ревакцинация узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100