news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөньяда COVID-19 очракларының саны 110 миллионнан артып киткән

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2020 елның 11 мартында COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башлануын игълан итте.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус белән зарарлану очракларының саны 110 миллионнан артып киткән.

Федераль һәм җирле хакимиятләр, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларны кушу нигезендә бу хакта Джонс Хопкинс университеты хәбәр итә.

РИА Новости хәбәр итүенчә, университетның соңгы мәгълүматлары буенча, дөньяда 110 024 593 кеше коронавирус инфекциясе белән чирләгән, 2 432 825 пациент үлгән, 62 миллионга якын авыру терелгән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2020 елның 11 мартында COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башлануын игълан итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot