news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның халык артисты Флүрә Ногманова үзенең туган көнендә вафат булган

Бүген иртән генә «Башинформ» агентлыгында аңа 85 яшь тулу уңаеннан юбилей материалы дөнья күргән булган.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Уфада Башкортстанның халык артисты, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының элеккеге солисты, танылган педагог Флүрә Ногманова озакка сузылган авырудан соң үзенең туган көнендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Бүген иртән генә «Башинформ» агентлыгында аңа 85 яшь тулу уңаеннан юбилей материалы дөнья күргән булган.

«Моннан берничә көн элек Zoom буенча интервью оештырылганда, язма басмага әзерләнгән чагында аның соңгысы булачагын беркем дә белмәгәндер. Мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100