news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районында «ГАЗель» белән зур йөк машинасы бәрелешкән

Авария М7 трассасының 783нче километрында булган.

Яшел Үзән районында «ГАЗель» белән зур йөк машинасы бәрелешкән
очевидцы

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Яшел Үзән районында Мәскәүдән килгән «ГАЗель» Кострома өлкәсеннән килгән фурага бәрелгән. Бу хакта һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Кичә иртән М7 трассасының 783нче километрында «ГАЗель Некст» зур тизлек белән «Даф» зур йөк машинасы прицепына килеп бәрелгән.

Бәрелүдән безнең илдә эшләнгән автомобильнең кабинасы тулысынча изелгән, анда шофер кысылып калган.

Зыян күрүче аягын имгәткән һәм аның тәне сыдырылган. Ир-ат хастаханәгә бармаска булган.


news_right_1
news_right_2
news_bot