news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ухань шәһәре госпиталенең баш табибы коронавирус авыруыннан үлгән

Коронавируслы пациентларны «Учан» госпитале беренче булып кабул итә башлаган.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Кытайның Ухань шәһәрендә «Учан» госпиталенең баш табибы Лю Чжимин коронавирус авыруыннан үлгән. Бу хакта Китайның үзәк телевидениесе хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».

Лю Чжимин 51 яшендә үлгән. Ул Кытайдагы медицина оешмасының беренче җитәкчесе булган.

«Учан» госпитале беренчеләрдән булып коронавируслы пациентларны кабул итә башлаган. Бүген хастаханә штатында 966 кеше исәпләнә.

Декабрь ахырында Кытай хакимияте Хубэй провинциясенең Ухань шәһәрендә билгесез пневмония кабынуы турында хәбәр итте. Авыруны коронавирусның яңа тибы кузгаткан. 11 февральдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы авыруга COVID-2019 исемен бирә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Кытайда инфекция йоктырган кешеләр саны 72,4 меңнән артып киткән, 1868 кеше үлгән, 12 меңнән артык кеше терелгән. Дөньяда барлыгы 43,3 мең авырый һәм 1874 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100