news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 16 яшьлек үсмернең авариядә гомере өзелгән, ике пассажир җәрәхәтләнгән

Юл һәлакәте кичә төнге өчләр тирәсендә Түбән Кама – Чистай трассасында булган.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда 16 яшьлек үсмернең юл һәлакәтендә гомере өзелгән, ике пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Авария кичә төнге өчләр тирәсендә Түбән Кама – Чистай трассасында булган. Машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган 16 яшьлек үсмер, идарәсен югалтып, металл киртәгә килеп бәрелгән, шуннан соң автомобиль кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

Яшүсмер шунда ук үлгән. «Лада» автомобиленең төрле тән җәрәхәтләре алган тагын ике пассажирын (17 һәм 19 яшьлек егетләр) хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot