Сарман районында «Рено» бензовоз белән бәрелешкән, шофер һәлак булган

Һәлакәт Сарман-Азнакай трассасының 20нче чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Новиков). «Рено» шоферы Сарман районында бензовоз белән бәрелешкәндә һәлак булган. Бу хакта һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Кичә төнлә Сарман-Азнакай трассасының 20нче чакрымында «Дастер» һәм «КАМАЗ» йөк машинасы бәрелешкән.

«Рено» машинасын йөртүче алган җәрәхәтләрдән үлгән.