news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы: Полиция бүлекләрендә хөкем ителгәнлек турында белешмә бирелми

Хәзер документка Күп функцияле үзәк аша, дәүләт хезмәтләре порталында яки ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгендә заказ бирергә мөмкин булачак.

Эчке эшләр министрлыгы: Полиция бүлекләрендә хөкем ителгәнлек турында белешмә бирелми
архив

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнара Әүхәдиева). Хөкем ителгәнлек булу яки булмау турында белешмәләрне хәзер Татарстанда полиция бүлекләрендә бирмиләр. Бу хакта «Татар-информ»га матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәге башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Дмитрий Гаделшин хәбәр итте.

Хөкем ителгәнлек булу яки булмау турында белешмә алу өчен хәзер ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгенә, Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яки документны рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында калдырырга кирәк булачак», — диде Дмитрий Гаделшин.

Ул шулай ук белешмә алу өчен кеше шәхсән үзе йөрергә, алдагы фамилияләре һәм теркәлгән никахлары булган паспорт битләренең күчермәләрен тапшырырга кирәк булачак, диде. Хезмәт бушлай күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100