news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы Такталачык авыл җирлеге башлыгының юл һәлакәтендә гомере өзелгән

LADA Granta шоферын һәм икенче машинаның пассажирын да төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә озатканнар.

Актаныш районы Такталачык авыл җирлеге башлыгының юл һәлакәтендә гомере өзелгән
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 18 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 18 февраль иртәсендә Актаныш районында теркәлгән юл фаҗигасендә Такталачык авыл җирлеге башлыгы Рәдис Мирзануровның гомере өзелгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иртәнге 7.15 сәгатьтә Актаныш - Пучы – Бүләк автотрассасының икенче километрында Chevrolet Niva һәм LADA Granta автомобильләре бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, Chevrolet Nivaда хәрәкәт итүче авыл җирлеге башлыгы каршы як полосага чыккан һәм каршы килүче автомобиль белән кара-каршы бәрелешкән.

Кызганычка,  Рәдис Мирзануров имгәнүләрдән хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат булган. LADA Granta шоферын һәм икенче машинаның пассажирын  да төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә озатканнар. Чыганаклар хәбәр итүенчә, Chevrolet Niva машинасындагы пассажир - вафат булучының тормыш иптәше.

Әлеге фаҗига буенча тикшерү эшләре дәвам итә. Авариянең сәбәпләре ачыклана. Урынга килгән ашыгыч хезмәтләр вафат булучының куркынычсызлык каешы эләктерелгән булуын теркәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot