news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбәдән кар төшү аркасында зыян күргән хатын-кызның хәле турында билгеле булды

Шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, түбәдән ишелгән кар астында калучы хатын-кыз 27 яшьлек Казан кызы, зыян күрүченең маңгай өлеше бәрелгән.

 (18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Медиклар өстенә түбәдән кар төшкән хатын-кызның хәле турында сөйләде. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, түбәдән ишелгән кар астында калучы хатын-кыз 27 яшьлек Казан кызы. Алдарак әлеге вакыйга турында социаль челтәрләрдә мәгълүмат барлыкка килгән иде, соңрак бу хәбәрне Татарстан Республикасы башкаласы мэриясендә дә расладылар.

Идарәдән белдерүләренчә, зыян күрүченең маңгай өлеше бәрелгән. «Башына рентгенлы компьютер томографиясе ясадык, хастаханәгә салу таләп ителми. Өенә кайтарып җибәрдек», — дип белдерделәр Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларда хатын-кызның өстенә түбә кыегындагы боз төшкән диелгән иде. Ләкин адреска килгәч, аның күпфатирлы йорт булуы ачыкланган, белгечләр түбәдән боз сөңгеләре эленеп торганын күрмәгән.

«Вакыйганың шартлары әлегә ачыклана. Зыян күрүчегә тизрәк савыгуын телибез! Исегезгә төшерәбез: түбәдән асылынып торучы бозлар яки кар өемнәре турында йортны тәртиптә тоту өчен җаваплы идарә итүче компаниягезгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, милекчене Административ-техник инспекция идарәсе тикшерә һәм аңа карата тәэсир итү чараларын күрә ала. Проблема хакында 223-09-91 телефонына шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин», — дип җавап бирделәр мэриядә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100