news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буран сәбәпле, Татарстанда такси, йөк машинасы һәм автобуслар өчен М5 юлы ябыла

Бүген чикләүләр 14.15 сәгатьтә гамәлгә куела һәм якынча 18.00 сәгатьтә хәрәкәт өчен юл ачыла.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда, шулай ук Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә кар күпләп яву һәм буран сәбәпле, такси, йөк машинасы һәм автобуслар өчен М5 «Урал» юлы вакытлыча ябыла.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген чикләүләр 14.15 сәгатьтә гамәлгә куела һәм якынча 18.00 сәгатьтә хәрәкәт өчен юл ачыла. Һава шартлары белән бәйле рәвештә вакыт үзгәртелергә мөмкин.


news_right_1
news_right_2
news_bot