420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр Казанда ут капкан фатирдан аңын югалткан ир-атны алып чыккан.
«Бүген 16.24 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Җиңү проспекты урамындагы 174нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Урында бишенче каттагы фатир януы ачыкланган.
Торак эчендә аңсыз ир-ат табылган. Зыян күрүчене урамга алып чыгып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Алар 65 яшьлек ир-атны тикшергәч, 7нче шәһәр хастаханәсенә озаткан.
16.59 сәгатьтә мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән янгын сүндерелгән. Ут чыгу сәбәпләре билгеләнә.