news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә юл һәлакәтендә исән калган

Кичә республиканың Менделеевск районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстанда яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә юл һәлакәтендә исән калган

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә исән калган.

«Татар-информ»га кичә республиканың Менделеевск районында М7 трассасында «Мицубиси», «Фольксваген» һәм «КАМАЗ» зур йөк машинасы бәрелешкәнен республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авариядә Япония автомобилен йөртүче һәм аның 25 яшьлек хатыны зыян күргән. Шулай ук машинада автокреслода  яшь ярымлык сабый була. Бала дөрес итеп сайлап алынган җайланмада йөргәнгә күрә, бернинди җәрәхәтләр дә алмаган.

«Балалар өчен җайланмалар юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләр алу һәм үлем очраклары булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора», - дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100