news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өй һәм машина янган

Янгынның гомуми мәйданы 112 кв. м. тәшкил иткән.

Татарстанда өй һәм машина янган

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда өй һәм машина янган. Өй хуҗасы тәрәзәдән чыгарга өлгергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кичке унда 101 нче янгын сагы чакыру номерына Питрәч районының Белкино авылында янгын турында хәбәр килде. Участокта корылма булган шәхси йорт янды. Янгынның гомуми мәйданы 112 кв. м. тәшкил итте. 

Адрес буенча килгән янгын сүндерүчеләр утның күрше йортка таралу куркынычы барлыгын аңлый. Күпмедер вакыттан соң утны сүндерәләр.

Янгын нәтиҗәсендә йорт, мунча һәм сарай янды. Моннан тыш, йорт янында торган җиңел машина да тулысынча янып беткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100