420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның мактаулы реставраторы, архитектор-реставратор Рафаэль Даянов 71нче яшендә вафат булды.
Рафаэль Марат улы Даяновның вафаты турында Санкт-Петербургның Реставраторлар берлеге «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителә.
«Рафаэль Даянов безнең рәссамнар белән даими элемтәдә торды. Ул Санкт-Петербургтагы иң талантлы татарларыбызның берсе иде», — диде Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин.
Элегрәк матбугат чаралары Рафаэль Даяновның коронавирус белән авыруы хакында хәбәр иткән иде.
Җирләү көне һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.