news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бакча йортында чыккан янгын чыккан

Бүген кичке алтынчы яртыда Борисково бистәсендә «Труженик» бакчачылык ширкатендә янгын чыккан.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда бакча йортында чыккан янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләргә утны сүндерү өчен кар көртләре аша узарга туры килгән.

Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген 17.29 сәгатьтә Борисково бистәсендә «Труженик» бакчачылык ширкатендә бакча йорты януы турында хәбәр килде.

18.53 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндерәләр. 60 кв. метр мәйданда дача йорты һәм ишегалды корылмалары янган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100