news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда исерек йөртүче туктап торган берничә автомобильне бәрдергән

Авария бүген иртән Космонавтлар урамында булган.

Казанда исерек йөртүче туктап торган берничә автомобильне бәрдергән
скриншот видео

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «БМВ» белән идарә итүче исерек йөртүче туктап торган берничә автомобильне бәрдергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомсто мәгълүматлары буенча, бүген 7.00 сәгать тирәсендә Космонавтлар урамында «БМВ» белән идарә итүче исерек 28 яшьлек йөртүче туктап торган берничә автомобильне бәрдергән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ул идарә итә алмаган һәм берьюлы «Фольксваген», «Фиат» һәм «Мазда» автомобильләрен бәрдергән.

Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100