news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа янында өч юл-транспорт һәлакәтендә 15 машина бәрелешкән

Аварияләр яңгыр күп яву аркасында булган.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Уфа - Оренбург автоюлында яңгыр вакытында өч юл-транспорт һәлакәтендә 15 машина бәрелешкән. Бу хакта Башкортстан буенча ЮХИДИга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Иртән Уфа - Оренбург юлында "Ял кафесы" җәмәгать транспорты тукталышыннан "Металлобаза"га кадәр өч автомобиль авариясе теркәлгән, аларда 15 транспорт чарасы механик зыян күргән», - диелә ведомство хәбәрендә.

Хәзерге вакытта урында башкаланың ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Бу хәлнең шартлары ачыклана.

«Әлеге участокта ике юнәлештә дә хәрәкәт итү кыенлашкан. Аварияләр яңгыр күп яву аркасында булган», - дип хәбәр итә төбәк буенча ЮХИДИ. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100