news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йөк машинасы һәм «Лада Гранта» катнашындагы авариядә биш кеше имгәнгән

«Лада Гранта» кюветка төшеп киткән һәм бер ишеге каерылып чыккан.

 Татарстанда йөк машинасы һәм «Лада Гранта»  катнашындагы авариядә биш кеше имгәнгән
очевидцы

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Апас районында Волгоградтан килүче йөк машинасы һәм Чувашия номерлары куелган «Лада Гранта» автомобиле катнашындагы авариядә биш кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.

Бүген иртән Апас районында «Татнефть» автозаправкасы янында Волгоградтан килүче йөк машинасы һәм Чувашия номерлары куелган «Лада Гранта» автомобиле бәрелешкән. Авариядән соң «Лада Гранта» кюветка төшеп киткән һәм бер ишеге каерылып чыккан.

«Авариядә җиңел автомобильдәге биш кеше зыян күргән», - дип сөйләде юл һәлакәтенең шаһитлары.

Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100