news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Прокуратурасы Казанда мебель складында чыккан янгынның сәбәпләрен ачыклый

Янгын кичә төнлә Короленко урамында чыккан.

Татарстан Прокуратурасы Казанда мебель складында чыккан янгынның сәбәпләрен ачыклый
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Прокуратурасы Казанда мебель складында чыккан янгынның сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы ТР прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе белән Казанның Короленко урамында чыккан янгыннан соң тикшерү эшен башлады. Прокуратура алдында аның сәбәпләрен ачыклау бурычы тора. Моннан тыш, бина хуҗасының складта янгын куркынычсызлыгын ничек оештыруын тикшерәчәкләр.

«Татар-информ» агентлыгы кичә төнлә Казанның Короленко урамында мебель складында янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде инде. Төнге берләр тирәсендә янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы 5600 квадрат метр тәшкил иткән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100