news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә ике кыз һәм бер егет утырган «Нива» машинасы боз астына төшеп киткән

Яшьләр автомобильдән үзләре чыга алган.

Минзәләдә ике кыз һәм бер егет утырган «Нива» машинасы боз астына төшеп киткән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Минзәләдә ике кыз һәм бер егет утырган «Нива» машинасы боз астына төшеп киткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән өч кеше утырган автомобиль ярдан 300 метр ераклыкта елгада боз астына төшеп киткән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр килде. Фаҗига урынына Минзәлә янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре, Чаллы коткаручылары һәм полицейскийлар барды.

Егет һәм ике кызның автомобильдән үзләре чыккан. Аларны туганнары өйләренә кайтарып куйган. Машина метр ярымга якын тирәнлектә су эчендә калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot