news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә җиңел автомобильгә тагылган чанада утырган Кыш бабайны туктаттылар

Бүген «Кольцо» сәүдә үзәге янында төшерелгән кадрларны социаль челтәрләрдән файдаланучылар бастырып чыгарды.

Казан үзәгендә җиңел автомобильгә тагылган чанада утырган Кыш бабайны туктаттылар
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Алексей Новиков). Казан үзәгендә җиңел автомобильгә тагылган чанада утырган Кыш бабайны туктаттылар. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кадрлар белән уртаклашты.

Видеода «Кольцо» сәүдә үзәге янында ЮХИДИ хезмәткәрләре зур чана тагылган автомобильне туктаткан, ә чанада Кыш Бабай киемендәге ир-ат утырган.

Хокук бозучыларга барлыгы 13 мең 500 сумлык штраф салынды.


news_right_1
news_right_2
news_bot