Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фермада бала һәлак булу очрагы буенча Татарстанда җинаять эше кузгатылган
Тикшерүчеләр версиясе буенча, авылның 50 яшьлек кешесе тракторда малларга азык тарату белән мәшгуль булган, үзе белән оныгын да алган
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның Ютазы районы Урал авылында 15 декабрь көнне фаҗига булган: коллектив фермерлык хуҗалыгы территориясендә малларга азык тарату җайланмасы (кормораздатчик) астында калып, 4 яшьлек ир бала һәлак булган.
Шушы очрак буенча җинаять билгеләре белән, РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче өлешендә каралганча (саксызлык сәбәпле үлемгә җиткерү), җинаять эше кузгатылды, дип “Татар-информ” МАна хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, авылның 50 яшьлек кешесе тракторда малларга азык тарату белән мәшгуль булган, үзе белән оныгын да алган. Ниндидер бер мизгелдә малай тәгәрмәч астына егылып төшкән...
Хәзерге вакытта шушы хәлнең барлык шартларын торгызуга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла, җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, диелә әлеге мәгълүматта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз