news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар метанол белән агуланган яшьләрне ничек коткарулары турында сөйләде

Хәзерге вакытта реанимациядәге бер кызның хәле бик авыр, икесенеке – тотрыклы авыр.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Килесёва). Казанда метанол белән агуланганнан 12 студентта офтальмологлар уңай динамика күрә. Бер кыз комада, тагын ике кеше авыр хәлдә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.

«Хәзерге вакытта пациентларның хәле элеккечә кала, өч авыр пациент реанимациядә. Бер кызның хәле бик авыр, икесенеке — тотрыклы авыр», — дип билгеләп үтте табиб.

Тотрыклы авыр хәлдә булган ике кызны гемодиализ аппаратына тоташтырганнар. Бу — метанол белән агуланучылар өчен стандарт процедура. Әлеге өч кызның хроник авырулары юк, һәм аларның авыр хәлен аз ашау һәм ипри агу күләмен күп кулланганга бәйле.

«Токсикология бүлегендә уртача авыр хәлдәге пациентлар уртача авыр хәлдә, тотрыклы, аңнарында, хәзерге вакытта шикаять сүзләр әйтмиләр», — дип сөйләде Алия Насыйбуллина.

Искәртеп узабыз, тикшерү барышында ачыкланганча, бер студент биш литрлы шешәне коттеджга каршеринг автомобиле багажнигына алып килгән. Шул ук вакытта машинаның багажнигында шундый ук шешәдә катмый торган тәрәзә югыч сыеклык булган. Яшьләр, буталып, шул сыекчаны алган һәм тәмле исләндергечләр өстәп эчкән. Һәлакәт урынында бер шешә тапканнар, тикшеренү нәтиҗәсендә анда метанол табылган.

Токсиколог белдерүенчә, дәвалауның барышына тәрәзә югыч сыеклык турындагы яңа мәгълүмат йогынты ясамаячак. Табиб сүзләренчә, метанол булган сыеклыкның ничек аталуы мөһим түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100