news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородның «Туган як» татар мәдәни үзәге активисты Роза Хәйретдинова вафат

Роза Хәйретдинова «Мирас» милли ансамблен оештыручыларның берсе, Төбәк милли-мәдәни автономиясе хисапчысы иде.

Түбән Новгородның «Туган як» татар мәдәни үзәге активисты Роза Хәйретдинова вафат
http://www.nizgar.ru

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгородның «Туган як» татар мәдәни үзәге идарәсенең мактаулы әгъзасы һәм активисты, Түбән Новгород өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе хисапчысы, «Мирас» милли ансамблен оештыру инициаторларының берсе булган Роза Хәйретдинова вафат булды. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләре сайты хәбәр итә.

«Роза Усмановна бик позитив кеше, әйләнә-тирәдәгеләргә карата бик тә игътибарлы һәм һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер торган шәхес иде. Ул мәдәниятебез, тарихыбыз белән һәрдаим кызыксына, аеруча фольклор, борынгы җырларның саклануы өчен борчыла һәм аларны искиткеч оста башкара иде. Ул Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарлар, татар мәдәнияте һәм традицияләрен торгызу өчен зур эшләр башкарды», диелә бу хәбәрдә.

Түбән Новгород өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе советы, өлкәдә яшәүче барлык татарлар исеменнән кайгы уртаклаша. «Өлкәбездә яшәүче барлык татарлар һәм Түбән Новгород өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе Советы исеменнән ихлас күңелдән Роза Усмановнаның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Үз халкының патриоты һәм гүзәл кеше турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», — диелә кайгынамәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100