news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов Диния нәзарәте рәисе, мөфти Җәгьфәр хәзрәт Бикмаев вафат

Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Ростов Диния нәзарәте рәисе, мөфти Җәгьфәр хәзрәт Бикмаев вафат
http://tatar-congress.org

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 16 ноябрь көнне Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Җәгьфәр хәзрәт Бикмаев 63 яшендә вафат булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бөтендөнья татар конгрессы Җәгъфәр Зөфәр улы Бикмаев вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу илебез мөселманнары өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!» диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100