news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга килү юлында трассада эретеп ябыштыру җиһазлары төялгән йөк машинасы янган

Түбән Новгородтан килеп барганда машина двигателенә ут капкан.

Казанга килү юлында трассада эретеп ябыштыру җиһазлары төялгән йөк машинасы янган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанга килү юлында трассада эретеп ябыштыру җиһазлары төялгән йөк машинасы янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Иртәнге сәгать сигездә ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм 112 номерына трассада эретеп ябыштыру җиһазлары төялгән «ГАЗель» януы турында хәбәр алынган.

Машина Түбән Новгородтан килеп барганда, трассада двигателе яна башлаган. Янгын мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән.

Ут «ГАЗель»не тулысынча юкка чыгарган. Йөк машинасын йөрткән 21 яшьлек ир-ат зыян күрмәгән. Янгын сәбәбе булып, машина механизмнарының төзек булмавы күрсәтелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100