Казанда ике кечкенә бала ис газы белән агуланган

Гадәттән тыш хәл кичә кичке уннар тирәсендә Липатов урамында булган.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике кечкенә бала ис газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 21.42 сәгатьтә 112 бердәм номерына Липатов урамындагы бер йортның фатирында ике баланың ис газы белән агулану ихтималы турында хәбәр килгән.

Бер һәм биш яшьлек малайларны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Урынга газ хезмәтендә эшләүчеләр килгән. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.