news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беркайда да эшләмәүче ике егетне Казан мәчетләреннән сәдака акчасын урлауда гаеплиләр

Яшьләр үз гаепләрен таныган, әмма зыянны капламаган.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Беркайда да эшләми торган ике кешене Казан мәчетләреннән сәдака урлауда гаеплиләр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Быел март аенда 20 яшьлек егет төнлә Яңа Савин районындагы мәчеткә дүрт тапкыр үтеп кергән һәм аннан ул 9 мең сумнан артык хәер акчасын урлаган.

Шуннан соң ул җинаятькә үзенең танышын җәлеп итәргә ниятләгән. Шул ук айда яшьләр Совет районы мәчетләренең берсенә керергә тырышкан, әмма сигнализация эшли башлагач, җинаятьчеләр качып котылган.

Моннан тыш, шәһәрнең башка ике мәчетеннән 2 мең сумнан артык акча урлаганнар.

Алар үз гаепләрен таныган, тик зыянны капламаганнар. Егетләрнең эше алга таба карап тикшерү өчен район судына җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100