news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда пассажиры зыян күргән автобус йөртүчесен эзлиләр

57 яшьлек хатын-кызның автобуста барганда егылып, башына зыян килгән.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ") Казанда җәмәгать автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автобус пассажиры зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының  Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге.

Юл-транспорт һәлакәте 16 ноябрьдә Журналистлар урамы 100 йорт янында 19.00 сәгатьтә булган. 57 яшьлек хатын-кыз “НЕФАЗ” автобусында барганда егылып башына зыян китергән.

Казан дәүләт автоинспекциясе авария урыныннан качка автобус йөртүчене эзли. Юл-транспорт һәлакәте шаһитларына 5-333-848 номеры буенча шалтырату сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot