Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада онытып калдырылган сумкалар эчендә шартлаткычлар булу-булмауга тикшерелгән
Хәтта этләр ярдәмендә тикшерү уздырылган
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Күптән түгел Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең дежур частендә, үзәк дәваханәнең регистратура бүлеге янында хуҗасыз сумка тора, дигән хәбәр алына.
"Хәбәр кабул ителү белән барлык оператив хезмәт вәкилләре дә шул урынга чыктылар, МЧС хезмәткәрләре, этләр ярдәмендә тикшерү уздырылды. Анда бернинди шартлаткыч матдә булмавы, ә кемнеңдер шәхси киемнәр салынган спорт сумкасын онытып калдырганлыгы ачыкланды, – дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге башлыгы Рамил Нургалиев. – 13 ноябрь көнне киез итек-киез комбинатының кибетеннән дә саклау камерасында рюкзак калдырылган, дигән хәбәр алынган иде. Шулай ук тиз арада тикшерү эшләре башкарылды. Рюкзакның 12 ноябрь көнне итек алырга килгән Кизнер кешесе онытып калдырганлыгы билгеле булды. Ул сумкасын килеп алды", - дип белдерә ул Кукмара җирле басмасына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз