news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай һәм Лаеш районнарында каршы як юлга чыгу сәбәпле чыккан һәлакәтләр фаҗигале тәмамланган

Соңгы 16 көндә Татарстанда юлда һәлакәттә 21 кешенең гомере өзелгән, 238е җәрәхәтләнгән,имгәнгән

 (Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә 6.50дә Бөгелмә – Азнакай юлының 38нче чакрымында “ВАЗ-2110” автомобиле рулендагы 1992 елгы егет каршы як юлга чыгып, “Киа Спектра” автомобиле белән бәрелешә. “ВАЗ” йөртүчесе һәм автомобильдәге 1981 елгы пассажир егет җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә. Аларның куркынычсызлык каешларын эләктермәгәнлекләре билгеле. “Киа” белән идарә иткән 1996 елгы егет хастаханәгә озатыла.

Кеше үлеменә китергән охшаш һәлакәтләрнең тагын берсе шул ук көнне 9.10да Казан – Оренбург юлының Лаеш районы турысындагы 41нче чакрымында килеп чыга. “Лада Приора” автомобиленең 1996 елгы йөртүчесе шулай ук каршы як юлга чыгып, “КамАЗ” йөк машинасы белән бәрелешә. “Лада”дагы 1995 елгы пассажир егет хастаханәгә озатыла, әмма соңрак җәрәхәтләрдән һәлак була.

Җыеп кына әйткәндә, соңгы 16 көндә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры фаҗига, бәла-каза китергән 197 һәлакәт теркәлгән. Нәтиҗәдә, 21 кешенең гомере өзелгән, 238е җәрәхәтләнгән, имгәнгән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot