news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Социалистик Хезмәт Герое Ганҗә Әхмәдиева вафат

Ганҗә Әхмәдиева белән хушлашу 18 октябрьдә 9.30 сәгатьтә шәһәр зиратының мактаулы гражданнары аллеясында узачак

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Социалистик хезмәт герое Ганҗә Әхмәдиева вафат булган.

Түбән Камада 85нче яшендә Социалистик Хезмәт Герое, шәһәрнең Мактаулы гражданины Ганҗә Әхмәдиева вафат булган. Кайгылы хәбәрне Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина хәбәр итә.

Түбән Кама районы башкарама комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин һәм РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин кайгы уртаклаштылар.

Агымдагы елның 1 сентябрендә ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган медальгә лаек булган һәм аңа Түбән Каманың мактаулы гражданины исеме бирелгән.

Ганҗә Әхмәдиева белән хушлашу 18 октябрьдә 9.30 сәгатьтә шәһәр зиратының мактаулы гражданнары аллеясында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot