news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда янгыннан биш кешене эвакуацияләгәннәр

Янгында зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллы шәһәрендә ут төртеп яндырган янгыннан биш кешене эвакуацияләгәннәр.

Бер көн элек кич белән 101 янгын сүндерүчеләрне чакыру номеры буенча ГЭС бистәсендәге янгын турында хәбәр килә. Габдулла Тукай урамындагы йортның өченче катындагы бер фатирда әйберләр яна башлаган. Беренчел версия буенча, янгынның сәбәбе — ут төртү. Янгында зыян күрүчеләр юк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр йорттан тагын 5 кешене чыгарганнар, 34 кеше үзе чыккан. Аннан соң 2 кв.метр мәйдандагы янгынны сүндергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot