news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Нурлат районында ир-ат йорты белән бергә янган

Янгын 75 кв. метр мәйданга зыян китергән.

Татарстанның Нурлат районында ир-ат йорты белән бергә янган

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Нурлат районында ир-ат йорты белән бергә янган.  Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 5.00 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Петровский бистәсендә Ленин урамында йорт һәм ишегалды корылмалары януы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр бары тик 7.00 сәгатьтә генә янгынны тулысынча сүндерә алган. Корылмаларны тикшергәндә ир-ат мәете табылган. Янгын 75 кв.метрга зыян китергән. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100