news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кешесе биржада акча эшләргә теләп миллион сум акчасын югалткан

Зыян күрүче гел «уен»да булу өчен банктан кредитлар алган һәм брокер счетына күчергән.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан кешесе биржада акча эшләргә теләп миллион сум акчасын югалткан. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәттә яшәүче 43 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул интернетта тиз акча эшләү рекламасын күргән, сылтама буенча кереп, анкета тутырган һәм телефон номерын калдырган. Бер атнадан аңа ир-ат шалтыраткан һәм үзен брокер дип таныштырган. Ул хатын-кызга фонд биржасында акча эшләргә тәкъдим иткән. Моның өчен телефонга махсус программа урнаштырырга кирәк булган. Аферист Әлмәт кешесенә биржа уенын шәхсән өйрәтергә вәгъдә иткән.

Шуннан соң хатын-кыз счетка 15 мең сум күчергән һәм шәхси кабинетын брокерга тапшырган. Аферист «отыш» турындагы хисапларны күрсәтеп, гел элемтәдә булган, ә хатын-кыз банктан кредитлар алып берничә тапкыр ул сораган сумманы керткән. Гомумән алганда мошенникка миллион сум чамасы акча күчергән.

Әлмәт кешесе мошенник корбаны булуын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100