news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә автобус шартлап, 12 полиция хезмәткәре яраланган

Беренчел фаразлар буенча, автобуска террорчылар һөҗүме ясалган.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Төркиянең көньяк провинциясе Мерсинда полиция хезмәткәрләре автобусы шартлаган. Гадәттән тыш хәл аркасында 12 кеше яраланган. Бу хакта Milliyet басмасы хәбәр итә, дип яза “Российская газета”.

Басма мәгълүматлары буенча, әлеге хәл Енишехир районында 17 сәгать 20 минутта булган. Көчле шартлау җирле халыкта курку тудырган.

Полициянең беренчел фаразлары буенча, автобуска террорчылар һөҗүме ясалган. Үзлектән ясалган шартлаткыч җайланма чүп контейнерына яшеренгән булган һәм автобус кузгалгач шартлатылган.

Гадәттән тыш хәл урынына ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләре эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot